30 ноябрьдә Иске Кулаткы районының “Гаделлек һәм иҗтимагый контроль Палатасы” рәисе Р.М. Байбикова, аның урынбасары Р.И. Арифуллин, район администрациясе Башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.А. Богданова Иске Кулаткы район больницасында булдылар. Алар медицина учреждениесенең торышын һәм аның медицина сыйфатын тикшерделәр.
Мониторингта катнашучылар район больницасының баш табибы С.А. Кунеевский белән бергә терапия һәм хирургия бүлекчәләрен карадылар һәм сәламәтлек саклау өчен иң актуаль мәсьәләләр буенча фикерләр алыштылар.
Аларның игътибарында кадрлар җитмәү, ремонт, биналарның санитар торышы һәм медицина җиһазлары белән тәэмин итү, шулай ук пациентларга бушлай препаратларның бирелүе турында мәсьәләләр каралды.
Дек 01 2023
Район больницасында булдылар
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10305
Свежие комментарии