Күңелендә һәрвакыт игелек

Мәчет төп тәрбия учакларының берсе булып тора. Шушы тәрбия учагын дөрес итеп, нәтиҗәле эшләтүдә имамның хезмәте бик зур.

Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендәге «Гани» мәчетенең имамы Адельша Абдулла улы Хаметов та әлеге җаваплы эшне зур тырышлык һәм осталык белән башкара. Динебез юнәлешендә рухи һәм мәдәни традицияләрне саклауда, үстерүдә, яшь буын арасында изге кыйммәтләрне таратуда зур өлеш кертә.

Адельша хәзрәт озак еллар токарь булып намуслы хезмәт итә. Аңа «Иске Кулаткы» совхозында, юллар төзү участогында эшләргә туры килә. Кайда гына хезмәт итсә дә, һәрвакыт эшчәнлеге, тырышлыгы, йөкләнгән вазифаларын җиренә җиткереп башкаруы белән аерыла. Җитәкчеләр тарафыннан мактау сүзләренә ирешә.

Лаеклы ялга чыккач та, Адельша Абдуллович өйдә тик кенә утырып тормый, мәчеткә йөреп, ислам диненең нигезләрен өйрәнә. Ә инде 2018 елда аны «Гани» мәчетенең имамы итеп сайлылар.

— Миңа кадәр имам вазифаларын башкаручы Рәхимҗан хәзрәт Фәйзуллин остазым булды. Ул мине гарәпчә укырга, диннең төп нигезләрен өйрәтте. Имам вазифаларын башкаруга алынгач та, ул миңа бөтен нечкәлекләрне аңлатып, бар яктан да ярдәм итте. Шулай ук мәхәлләбезнең ихтирамлы кешесе Юсеп Якубович Абүзәровка да мин бик рәхмәтле. Бай тәҗрибәле булганга, ул күп нәрсәгә мине өйрәтте һәм төпле киңәшләре белән белән ярдәм кулу сузды, — дип сүзен башлап җибәрде Адельша хазрәт.

Аның белән сөйләшеп утыру — үзе бер рәхәт. Күңел байлыгына, рух ныклыгына хәйран каласың. Сөйләм теле матур, фикере төгәл, тормышка үз карашы бар. Сабыр холыклы, тыйнак һәм гадел булуы белән җәлеп итә үзенә язма героем. Башкарылган эшләре белән бер дә мактанмый.

Кешеләргә динне дөрес аңлатуда, халыкны дин юлына тартуда, яшьләрне мәчеткә җәлеп итүдә, районда динне үстерүдә аның хезмәте бәяләп бетергесез.

Адельша хәзрәтнең тырышлыгы белән мәчетнең тирәсе матур койма белән уратылды. Бирегә алмагачлар утыртылды. Ул никах, балага исем кушу, кешене соңгы юлга озату кебек дини йолаларны үти, коръан ашларын алып бара. Мәхәллә халкы да аны изге гамәлләре, тырыш хезмәте өчен хөрмәт итә. Олы кунак буларак аны мәҗлесләргә чакыра. Үзенең мәшәкатенә карап тормый, үтенеч белән килүчеләрне кире какмый, һәрвакыт тыңлый.

Тулырак материалны газетаның 47нче санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10194

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.