Газ кертү активлаша

Иске Кулаткы районының торак пунктларына табигый газны кертү көннән-көн активлаша бара. Бу эшне башкаруда Иске Кулаткы районының газ участогы хезмәткәрләре үзләреннән зур өлеш кертәләр.
— Халыкны табигый газ белән тәэмин итү, аларның җиһазларына техник хезмәт күрсәтү безнең төп бурычыбыз. Шушы ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен коллективыбызда бүген 28 кеше хезмәт итә. Билгеле, безнең эшебез аеруча җаваплы, ә кыш кергәч, ул икеләтә арта. Хәзерге вакытта авыллардагы өйләргә табигый газ кертү белән дә шөгыльләнәбез. Халык моңа аеруча шатлана, — дип сөйли участок начальнигы Валерий Абдулхакович Шабаев.
Бүген Яңа Зеленай, Иске Зеленай, Урта Терешка һәм Югары Терешка авылларындагы өйләргә табигый газ кертү тагын да зур темп алды. Яңа Зеленай авылының 12 өендә халык бу уңайлыкны тоеп яши инде, ә 22 өйгә газ кертү буенча тагын заявка алынган. Бу авылга күрше Радищево районының Рязановка авылыннан төп магистраль тартылды.
Иске Зеленай авылы халкы да табигый газның өйләрендә булуын күптән көтә. Бу эш моннан 10 ел элек башланган иде, тик төрле сәбәпләр аркасында ул туктатылды.

Тулырак материалны газетаның 47нче санында укый аласыз.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10191

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.