Беренче урынны яулап кайттылар

2023 нче елның 1 сентябренда Урта Терешка авылының урта мәктәбендә рәсми килеш “Беренчеләр” дип исемләнгән балалар һәм яшьләрнең гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте эшли башлады. Тантаналы ачу бәйрәмендә әлеге хәрәкәткә 12 бала һәм 11 укытучы керсә, бүгенге көндә инде мәктәпнең 50 укучысы да шушы хәрәкәтнең актив катнашучыларына әйләнделәр. Әлеге бүлекнең рәисе итеп актив һәм иҗади яктан сәләтле булган, тәрбия эшләре буенча мәктәп директоры урынбасары Галия Сәит кызы Гиматдинова билгеләнде.
Илебез күләмендә күптән инде барлык вак иҗтимагый хәрәкәтләрне берләштергән, мөһим булган юнәлешләрдә эшләп килүче хәрәкәтне барлыкка китерү мәсъәләсе туган иде. «Беренчеләр” хәрәкәтенең эшен Дәүләт Башлыгы В.В.Путин федераль закон кабул итеп югары бәяләде. Элек булган пионерияне нык хәтерләткән бу хәрәкәт балаларның бердәмлеген арттырырга, илебезгә карата патриотик хисләр уятырга, иҗади яктан сәләтле булган балаларны үстерергә, белемле балаларның якты киләчәгенә юл салырга да мөмкинлек бирә.
Урта Терешка авылының урта мәктәбендә әле 3 ай гына эшли башлаган хәрәкәтнең мактанып телгә алырлык эшләре һәм җиңүләре дә байтак. Беренче җиңүне өлкә күләмендә үткәрелгән “Первые шагают по региону” бәйгесендә яуладык. Әлеге чарада “Беренчеләр” активистлары хәрәкәт рекреациясы эскизы ясап, үзләренең мәктәпләрендә аны дөньяга ашырырга тиеш иделәр. 178 уку йорты арасында Урта Терешка авылының урта мәктәбе эскизы алдынгылар рәтендә булып, 28 мең сумлык сертификатка ия булды. Эскиз буенча дивар ясау да төгәлләнеп килә.
Ә инде 9 ноябрь көнне өлкәдә узган “Если быть,то быть первыми!» бәйгедә бүлек рәисе Галия Сәит кызы Гиматдинова җитәкчелегендә мәктәп укучылары Зарина Давыдова, Ясминә Гиматдинова, Ильдар Шәрипов, Айдар Шшмионов, Амира Шәрипова, әниләр Эльвира Иршат кызы Шәрипова һәм Зөлфия Инсян кызы Давыдова төрле сынауларны узып беренчеләр исемен яуладылар. Бу конкурста иҗади сәләтләрен дә, эррудицияләрен дә, заманча техника белән эшли алуны да сынадылар. Укучыларыбыз шәһәр мәктәпләрендә белем алучылардан да остарак булуларын дәлилләп, районыбызның исемен данлый апдылар. Урта Терешка авылы мәктәбе укучыларын, педагогик коллективны барлык җиңүләре белән дә котлыйбыз һәм алда да уңышлар теләп калабыз.
Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10188

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.