Районда юлларны, тротуарларны, тыкрыкларны кардан чистарту дәвам итә.
Ике тәүлек эчендә айлык нормага якын кар яуган. Кар катламының биеклеге 20 сантиметрга җитә.
Шуңа күрә райондагы махсус техникалар, юлларның торышы буенча җаваплы хезмәткәрләр төрле участокларда карларны чистартуга керештеләр.
Барлык юл хезмәтләре дә штатлы режимда эшләвен дәвам итә, беренче чиратта социаль объектларга – мәктәпләргә, балалар бакчаларына, больницага керү юлларын чистарталар.
Хөрмәтле искекулаткылылар! Юлда сак һәм уяу булыгыз. Район юлларында штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, 112 телефонына шалтыратыгыз.
Свежие комментарии