Иске Кулаткы район администрациясендә 1 һәм 9 май бәйрәмнәрен оешкан төстә үткәрү буенча штаб утырышы узды. Анда район һәм авыллар поселениеләре җитәкчеләре, администраторлар һәм җаваплы службалар җитәкчеләре катнашты. Штабта сугышта һәм тылда батырлыклар күрсәткән һәм бүгенге көндә исән булган райондашларыбызга хөрмәт күрсәтү, һәйкәл-обелискларны тәртипкә китерүне төгәлләү, бәйрәм чараларында куркынычсызлыкны тәэмин итү, урамнарны төзекләндерү һәм бәйрәмгә әзерләү кебек мәсьәләләрне чишү буенча җитди сөйләшү булды.
Апр 25 2024
Бөек Җиңүгә 79 ел тулу көнен каршы алуга санаулы көннәр калып бара.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11894
Свежие комментарии