Әниләр ризалыгы — ул Аллаһның ризалыгы

Җәннәт – әниләрнең аяк астында. Әлеге кечкенә генә җөмләгә ни кадәр зур мәгънә сыйганын һәркайсыбыз яхшы аңлыйдыр. Җир йөзендәге иң изге, иң кадерле кешеләр бит алар – әниләребез. Халыкара бәйрәмнәр календарында да бөек затларыбызга булган сөю һәм хөрмәт хисен күмәк төстә белдерү өчен, махсус көннәр билгеләп куелган. Илебездә исә бу күркәм дата ноябрь аеның соңгы якшәмбесенә туры килә. Билгеле, әниләребезне бу көнне генә түгел, ә гомер буе кадерләп, хөрмәтләп тору кирәк. «Динебез дә безне нәкъ менә шул хакта искәртә», – ди Иске Кулаткы районы мөхтәсибе, Яңа Зимница авылы мәчете имамы Рушан хәзрәт Гафуров.

Рушан хәзрәт менә 8 ел дәвамында инде үзенең туып үскән авылында имам вазифасын башкара. Шул ук вакытта районыбызда мөхтәсиб буларак та барлык дини чараларны оештыруда актив катнаша. Ул “Биләр” мәдрәсәсен тәмамлап, дини гыйлем алды, бик укымышлы һәм киң эрудицияле шәхес. Һәрбер сорауга төгәл җавап кайтара һәм тормыштан мисаллар китерә. Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан без аның белән очрашып, Әниләрне хөрмәтләү темасына әңгәмә корып алдык.

Рушан хәзрәт, хәерле көн, газетабыз битләрендә “Дин һәм тормыш” сәхифәсен башлап җибәрәбез һәм бүгенге очрашуыбызны әниләребезгә багышлыйбыз. Коръәнебездә дә аларга кадер-хөрмәт күрсәтү турында сүрәләр шактый. Нинди сүрәләрдә ана хакы турында аерым язылган?

-Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһ! Аллаһы Раббыбызның сәламнәре, бәрәкәтләре булсын. Районыбыз газетасында дин темасына багышланган сәхифәнең булуы куандыра, мин моңа бик шат. Иң беренче, барыбыз өчен дә кадерле булган газиз әниләребезне шушы мөбарәк, матур бәйрәм белән котлыйсым килә. Аллаһы Тәгалә барлык әни дәрәҗәсенә лаек булган кардәшләребезгә ике дөнья бәхете насыйп кылсын, бәла-казалардан, хәвеф-хәтәрләрдән саклый күрсен. 

Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә әнинең хакы, ана кадере турында «Мәрьям», «Әл-Хакк», «Ән-Ниса», «Әл-Әхкаф», «Локман», «Ганкәбүт», «Әл-Исра» һ.б.сүрәләрендә зикер итә. Күреп торабыз, Аллаһы Сөбханәһу вә Тәгалә Изге Китапның ничәмә-ничә урынында ата-ана хакы турында язган. Шуларның бер аятен мисал итеп китерәм. Аллаһы Раббыбыз әйтте: «Синең Раббың хөкем итте, Аңарга гына гыйбадәт кылыгыз һәм әти-әниләрегезгә иң яхшы мөгамәләдә булыгыз». Ягъни, Ислам диненең иң зур хакы, иң зур тәгълиматы — Аллаһны бер һәм бар дип санау. Без, мөселманнар, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә инанабыз һәм аңарга гыйбадәт кылабыз. Икенче хак итеп Аллаһы Раббыбыз Пәйгамбәребезне хөрмәтләүне һәм өченчесе әниләр хакын зурлауны әйтә. Шуңа күрә Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам: «Әти-әнинең ризалыгы — Аллаһы ризалыгы, әти-әнинең ачуы — Аллаһы ачуы», — диде.

Тулырак материалны газетаның 46 санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10084

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.