Cәхнә — гомерлек һөнәре

Районыбызда гомерләрен сәнгатькә багышлаган кешеләр бихисап. Шундыйларның берсе Рушан Дәүләтшович Мулюков та. Ул искиткеч моңлы тавышы һәм оста итеп гармунда уйнавы белән райондашларыбызның симпатиясен һәм хөрмәтен яулаган шәхес.
Рушан Дәүләтшович зур, дус-тату гаиләдә туган. Әтисе Дәүләтша Искәндәрович — комбайнчы, ә әнисе Рауза Мәүлетовна сыер савучы булып хезмәт иткәннәр һәм үз тырышлыклары белән көн күргәннәр. Рушан абый күп балалы, тырыш, эшчән гаиләдә төпле тәрбия алып үскә. Әтисе Дәүләтша абый бик талантлы кеше була. Ул оста итеп тальянда һәм гармунда уйный, матур җырлый. Әлеге сәләт Рушан абыйга да күчә. Ул да кече яшьтән үк әтисе үрнәгендә гармунда уйнарга һәм матур итеп җырларга өйрәнә. Иҗатка гашыйк булганга, ул әлеге музыкаль коралларны тиз үзләштерә. Бернинди дә махсус музыкаль училищелар тәмамламыйча, үз алдына аккордеонда, ямахада, баянда уйнарга өйрәнә. Чөнки аның күңелендә сәнгатькә мәхәббәт бик зур була.
Рушан Дәүләтшович беренче тапкыр сәхнәгә 1972 елда чыга һәм менә 50 ел дәвамында инде ул тамашачыларны үзенең моңлы, үзенчәлекле тавышы белән сокландыра.
Райондашларыбыз бүген дә элеккеге «Гөлшаян» төркеменең чыгышларын җылы сүз белән искә ала. Әлеге төркем Иске Кулаткының горурлыгы иде. Рушан Дәүләтшович та әлеге төркемнең алмаштыргысыз әгъзасы була. Элек заманнарда «Гөлшаян»ның концертына шыгрым тулы тамашачылар җыелы булган. Ә бит алар барысы да һәвәскәр артистлар гына була. «Гөлшаян» районда гына түгел, өлкәдә дә күп тапкыр чыгышлар ясап, үзләрен таныта.

Тулырак материалны газетаның 46нчы санында укырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10081

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.