Ярату — татулык нигезе

Районыбызда үз көчләре белән тырышып тормыш алып баручы, акыллы балалар тәрбияләгән гаиләләр бихисап. Авыл җирен үз иткән һәм туган төбәкләрендә төпләнеп калган яшь гаиләләр аеруча соклану хисләре уята. Чөнки туган җиребезнең киләчәге аларга бәйле. Әлеге язмамда шундый үрнәк гаиләләрнең берсе – Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә гомер итүче Галия Рифатьевна һәм Илгиз Рәшитович Рафиковлар турында сөйләп үтәсем килә.

Рафиковлар моннан ун ел элек үз көчләре, үз тырышлыклары белән заманча, зур өй торгыздылар. Тормышларына сокланып туймаслык. Аларның гаилә учагын кабызып җибәрүләренә дә 22 ел вакыт үткән инде. Әлеге матур гаиләне тулыландырып, уллары Салават, Алмаз һәм Тимур дөньяга туган. Хәзер инде өлкән уллары Салават ил каршындагы изге бурычын Саратов өлкәсенең Аткарск районында — гаскәрләрендә намус белән үти. Уртанчы уллары Алмаз Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең IX cыйныфында, ә инде кече уллары Тимур IV cыйныфында укыйлар. Алар мәктәпнең спорт тормышында актив катнашалар.

Гаилә башлыгы Илгиз Рәшитович егерме елга якын вахта ысулы белән шофер булып хезмәт куя. Ул уллары өчен бар яктан да үрнәк булып, аларны кече яшьтән үк хезмәтнең тәмен белергә, эш белән чыныгып үсәргә өйрәтә.

Тулырак материалны газетаның 46нчы санында укырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10078

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.