14 ноябрьдә район мәдәният йортында районыбызның талантлы, яраткан, танылган, популяр, легендар җырчысы, автор-башкаручы Рушан Дәүлетшевич Мулюковның күркәм юбилее уңаеннан «Миңа бүген — 65!» исемле иҗади концерты гөрләп үтте. Концерт эчтәлекле, мавыктыргыч иде.Рушан Мулюковның адресына матур теләкләр, җылы сүзләр яңгырады. Тамашачылар һәрбер чыгышны җылы кабул итеп,алкышларга күмде. Юбиляр моңлы җырлары, юморескалары, баянда уйнавы белән залда утыручыларны сөендерде. Концерт бер мизгелдәй үтеп, искекулаткылылар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды.
Ноя 15 2023
Ижади концерт
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10073
Свежие комментарии