Дини укулар башланды

18 октябрьдә Иске Кулаткы эшчеләр поселогындагы ишан Хәбибулла Хансөяров исмендәге мәдәни –агарту үзәге филиалында дини укулар башланды. Анда биш районнан укырга теләүче дин кардәшләребез, имамнар, абыстайлар катнаштылар.
Бу изге чара Коръән сүрәләре уку белән башланды. Аннан соң Ульяновск көняк мөхтәсибәтенең мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Яфаров, Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгының урынбасары И. Ө. Хәсәнов, Иске Кулаткы районының мөхтәсибе Рушан хәзрәт Гафуров мөселманнарны укуларның башланышы белән кайнар тәбрикләделәр Ульяновск шәһәре “Биләр” мәдрәсәсенең Иске Кулаткы эшчеләр поселогы филиалының директоры Мохамәдсалих хәзрәт Гоибов шулай ук тәбрикләү сүзе белән чыкты һәм укуларның программасы, тәртибе белән таныштырды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9788

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.