Балалар әкият илендә булды

18 октябрьдә Иске Кулаткы 3номерлы «Чишмә» балалар бакчасының әзерлек төркемнәрендә (тәрбиячеләре Г.А Аввәсова һәм Л.Р. Мусеева) үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре Ә.Р. Рәхмәтуллина «Кечкенә укучылар өчен күңелле әкиятләр»дигән әкият сәгате үткәрде.

Балалар әкиятләрне һәм әкият геройларын искә төшерделәр, уеннар уйнадылар, файдалы мәгълүмат тупладылар, тылсымлы хикәяләр белән бергә рәхәтләнеп ял иттеләр.

Чара яраткан китаплар белән танышу белән тәмамланды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9792

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.