16 апрельдә Иске Кулаткы район администрациясендә коррупциягә каршы комиссиясенең утырышы булып үтте. Утырышны аның рәисе Ә. Р. Кадерова алып барды. Әлеге чарада Иске Кулаткы район администрациясенең финанс бүлеге началнигы вазифаларын башкаручы Р. Р. Мустафин, район администрациясенең аппарат җитәкчесе З. Р.Хәсәнова, район мәдәният бүлегенең начальнигы Ф. А. Кузәева коррупциягә каршы сораулар буенча чыгышлар ясадылар.
Рубрика: Новости района
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11791
Апр 18 2024
Бәйрәм алдыннан клуб утырышы
18 апрель көнне Иске Кулаткы районының “Кадрлар үзәге”ндә хатын-кызлар клубының чираттагы утырышы узды. Әлеге клубның утырышы Үзәк базасында ай саен үтә. Бу юлы да хатын-кызлар очрашуын “Кадрлар үзәге” коллективы һөнәри бәйрәмнәре — Россия Федерациясенең халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәте көне алдыннан оештырганнар иде. Җылы очрашуда гаилә, күп балалы гаиләләргә ярдәм чаралары, демография мәсьәләләре, …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11788
Апр 18 2024
18 апрель − Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне.
Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне 1983 елда ЮНЕСКО каршында төзелгән һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау мәсьәләләре буенча халыкара совет Ассамблеясе тарафыннан гамәлгә куела. Аның максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын бөтендөнья мәдәни мирасын саклау мәсьәләләренә юнәлтү. Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне дөньякүләм мәдәни мирасның һәрдаим саклауга һәм яклауга лаек икәнен җәмәгатьчелеккә искәртеп тора. Әлеге дата …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11779
Апр 17 2024
Булачак солдатлар хөрмәтләнде
Бүген район мәдәният йортының биюләр залында булачак солдатлар хөрмәтләнде. Район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев чыгышында егетләргә ил каршында изге бурычларын лаеклы, намуслы үтәргә теләде һәм бүләкләр тапшырды. Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы, Радищево һәм Новоспасск районнары буенча хәрби комиссары С.В. Фролов чыгышында армия сафларын тулыландыручы егетләргә мөрәҗәгать итте. Хәрби хезмәт узуның мөһимлеген, армиягә чакырылучы егетләргә физик …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11770
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11766
Апр 17 2024
Апрельдә бакча эшләре
Апрель — язның үзенә күрә бик тә матур һәм мәшәкатьле ае. Бакчада каплаган әйберләрне ачыгыз. Розалар, виноград, җиләкләрне ачыгыз, алай эшләмәгәндә, аларның черүе бар. Розаларны ачканда аларны игътибар белән карагыз һәм таплы урыннарын кисегез. Әгәр ботаклары юан булса, аларга көл сибегез, ә тамыр үсентеләрен алыгыз. Туфрак әле бик дымлы чакта, бакчага азотлы ашламалар (мочевина, аммиак …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11763
Апр 17 2024
Якташыбызның батырлыгын онытмыйбыз
5 апрельдә Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбендә хәрби очучы, һава-космос көчләренең капитаны, әлеге мәктәпнең элеккеге укучысы, Украинадагы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз Тимур Равилович Кипчатовның истәлегенә багышланган кызлар командалары арасында баскетбол буенча район турниры үтте. Тантаналы өлештә Тимур Кипчатовның әнисе Роза Үмәровна һәм әтисе Равил Алимҗанович, …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11760
Свежие комментарии