Апрельдә бакча эшләре

Апрель — язның үзенә күрә бик тә матур һәм мәшәкатьле ае.
Бакчада каплаган әйберләрне ачыгыз. Розалар, виноград, җиләкләрне ачыгыз, алай эшләмәгәндә, аларның черүе бар. Розаларны ачканда аларны игътибар белән карагыз һәм таплы урыннарын кисегез. Әгәр ботаклары юан булса, аларга көл сибегез, ә тамыр үсентеләрен алыгыз.
Туфрак әле бик дымлы чакта, бакчага азотлы ашламалар (мочевина, аммиак селитрасы, тирес сыекчасы) кертелә. Бу вакытта алар туфракта әйбәт эри, язгы су инде аларны аскы катламнарга агызып алып төшеп китә алмый.
Кыштан агарткан урыннар бетсә, җимеш агачларын агарту сорала. Бу аларны кояшта пешүдән саклый, чөнки язгы кояш көчле җылыта. Үз чиратында бу агач кайрысына зыян сала. Агартканда кайрыны зарарсызландыру өчен бакыр купоросы өстәү яхшы.
Язлый табигать уяну белән бакчада куакларны һәм җимеш агачларын кышлаган корткычлар һәм авырулардан арындыру өчен эшкәртү эшләре башлана. Алар өчен иң яхшы яклау чарасы “Препарат 30 Плюс” пестицидына “Ризоплан” өстәп сиптерү.
Бәрәңгене дә чәчергә әзерлибез. Аны баздан чыгарабыз, кояш туры төшмәгән җиргә урнаштырабыз.. Мәсәлән, баз өстендә, 10-15 градус җылы булганрак урынга таратып куерга кирәк. Бәрәңге анда уянып, яшел үсентеләр бирә башлый.Бәрәңге утырткан тирәнлектә сигез градус җылылык булырга тиеш. Бәрәңгене салкын җиргә утыртырга ашыгырга кирәк түгел. Җир салкын булса, анда бәрәңге үсмичә утыра, соңга калып тишелергә мөмкин. Җир җылы, өлгергән, эшкәртелгән булса, якынча май урталарында утыртырга була
Орлыклык суганны (чемчек) утырту өчен әзерләгез. Сатып алганда аның зурлыгына игътибар бирегез. Иң яхшысы – 2 сантиметрлысы. Әгәр ул эрерәк булса кыякка яхшы. Севок бәбәккә китмәсен өчен аны утырту алдыннан бүлмә температурасында яки җылылык батареясы янында бер атна җылытыгыз. Утыртканчы суганның койрыгын иңсәсенә кадәр кисегез: сүз суганны саклау өчен калдырылган 5 см турында. Аларны кисмәгәндә аның кыягы чыга алмый, аңа бар көчен шушы кипкән 5 см.ны үтү өчен куярга туры килә.Орлык суганны зарарсызландыру сорала. Аны бакыр купоросы (10 литр суга бер чәй кашыгы) эремәсендә яки бүлмә температурасындагы суда 10-12 сәгать тотыгыз. Марганцовка эремәсе дә ярый (10 литр суга 2-3 грамм) яки биофунгицид (ризоплан, псевдобактерин-2, фитоспорин М һәм башкалар) эремәсе. Суганны түтәлгә утырткач өстен тигезләү яхшы, мәсәлән валик яки такта белән — күп кенә тәҗрибәле бакчачылар бу гади агротехник алымны куллана.
Апрельдә ачык грунтта чәчү өчен чәчүлек орлыкларны барларга, тикшерергә кирәк. Кишер, петрушка, укроп, аш чөгендере, салат, шпинат, башлы суган орлыкларын чәчүгә әзерлиләр (зарарсызландыра- лар, суда яисә микроэлементлар эремәсендә чылаталар, ә зонт чәчәкле яшелчә культуралары орлыгын 2 атна дәвамында чыныктыралар, ягъни 0+2°С температурада тоталар).
Теплицада, җир эрегәч редиска, укроп һәм петрушка чәчегез. Бәрәңгегез базда булса аны да утыртуга әзерләгез. Баздан чыгарып чүпләгез, үсентеләре чыксын өчен җылы урынга куегыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11763

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.