Якташыбызның батырлыгын онытмыйбыз

5 апрельдә Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбендә хәрби очучы, һава-космос көчләренең капитаны, әлеге мәктәпнең элеккеге укучысы, Украинадагы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз Тимур Равилович Кипчатовның истәлегенә багышланган кызлар командалары арасында баскетбол буенча район турниры үтте.
Тантаналы өлештә Тимур Кипчатовның әнисе Роза Үмәровна һәм әтисе Равил Алимҗанович, тормыш иптәше Альбина Рамиловна, кызы Лилиана, район администрация Башлыгының беренче урынбасары И.Ө. Хәсәнов, район мәгариф бүлеге мөдире И.С. Агрусева, физик культура һәм спортны үстерү бүлеге начальнигы Р.Д. Мадьяров, мәктәп укучылары һәм укытучылар, спортчылар катнашты.
Мәктәп директоры Г.Ш. Рафикова Тимурны җылы сүзләр белән искә алып, аның укытучылар һәм укучылар күңелендә чын Герой, батырлык, хәрби бурычына тугрылык үрнәге күрсәтүче шәхес буларак саклануы турында сөйләде. Әтисе Равил Алимҗанович һәм әнисе Роза Үмәровнага сабыр, акыллы, батыр йөрәкле, туган илен яратучы ул үстергәннәре өчен рәхмәтләр әйтте.
Тормыш иптәше Альбина Рамиловна чыгышында мәктәп коллективына әлеге чараны оештырганнары өчен рәхмәтләр белдерде.
— Мондый чаралар, беренче чиратта, яшьләребезне патриотик рухта тәрбияләүдә, үсеп килүче буында мөһим кыйммәтләрне үстерүдә зур роль уйный. Илебезнең киләчәк язмышы нәкъ менә аларның җилкәсенә төшәчәк. Балаларга нинди кыйммәтләрне сеңдерә алуыбыздан аның үсүе дә бәйле. Россиянең киләчәге ышанычлы кулларда булуына өметләнеп калабыз, — диде ул.

Тулырак материалны газетаныж 16нчы санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11760

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.