«Насыйп» мәчете нур чәчә

Без яраткан мөселман төсләре белән бизәлеп, яңа гына нәшер ителгән китапны алгач, күңелләрдә генә түгел, хәтта кулларда да аның җылысын сиземләгәндәй булдым. Чөнки аның авторы Яңа Мостяк авылы имам-хатыйбы, авылдашыбыз Равил хәзрәт Аксәнов китапка “Насыйп мәчете нур чәчә” дигән матур исемне юкка гына бирмәгән.
Автор Яңа Мостяк авылының дин тормышын унтугызынчы гасырдан алып бүгенге көнгә өйрәнгән, төрле елларда имам булып хезмәт иткән мөселманнарның исемлеген туплаган, аларның хәтта гаиләләре турында язган, фотосүрәтләрен урнаштырган.
Ә инде 1878 елдан алып Яңа Мостяк авылы мәчетендә 35 ел дәвамында имам булып хезмәт иткән Фаисхан Сәйфетдин улы Китаев һәм аның гаиләсе турында материал аеруча игътибарга лаек.
Китаптагы архив язмаларына күз салсак, 1911 елда Яңа Мостяк авылында 2 мәчет, алар карамагында 2 мәктәп эшләгән, барлыгы 199 йорт исәпләнгән, аларда 1882 кеше яшәгән (чагыштыру өчен: бүген бу авылда 120 йорт, шуларның 57сендә генә яшәүчеләр бар, исәптә кешеләр саны 174 булса да, авылда торучылар 104 кеше генә.
Китапта элеккеге мәчет турында да мәгълүмат бар. Ул мәчет бинасына янкорма төзүне якташыбыз, меценат, дин кардәшебез Эдуард Әнвәр улы Ганеев (мәрхүм, урыны оҗмахта булсын). Алай гына да түгел, бу төзелеш өчен ул үз малын кулланды. Янкорма “Җомга мәктәбе” булып сафка басты. Аны тантаналы төстә ачу мизгелләре бу китапта фотосүрәтләрдә күрсәтелгән.
2019 елның ахырында, элеккеге мәчетебез янгын чыгу сәбәпле, юкка чыккач, авыл халкы ятим калгандай булды. Ләкин ике көннән үк яңа мәчет төзергә дигән карарга килдек. Һәм бу сәваплы зур эшне Ульяновск шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Илдус Исмаил улы Ахметов үз җаваплылыгына алды.
Авылыбызның имам-хатыйбы Равил хәзрәт Аксәнов төзелеш белән җитәкчелек итте. Китапта төзелешнең һәр сәгате, һәр көне тәфсилләп язылган. Читтә яшәүче авылдашларыбыздан, күп мөселман кардәшләребездән килгән матди ярдәм, төзелеш материаллары, техника белән булышучыларның исемлеге дә кергән.
Төзелешнең иң мөһим өлеше — манара күтәрү мизгелен күргәч, яңадан азан тавышын ишеткәндәй булдым.
Әлеге китапны чыгару өчен бик күп эзләнүләр алып барылган, байтак кына кешеләр белән очрашулар үткән, күп көч куелган. Мин бу хезмәтне борынгы халык мәкале белән әйтсәм, “Энә белән кое казу”, дияр идем.
“Насыйп мәчете нур чәчә” дип исемләнгән китап авторы Равил Мостафа улы Аксәновның һәм китапның баш редакторы — журналист, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Ульяновск өлкәсенең Атказанган матбугат хезмәткәре Рөстәм Исмаил улы Арифуллинның бәяләп бетергесез тырыш хезмәтләре райондашларыбызның, бигрәк тә яңамостяклыларның күңелендә буынннан-буынга күчеп, мәңге сакланыр. Рәхмәт, сезгә дин кардәшләрем!
Нурҗиһан Азизова, Россия Федерациясенең Хезмәт ветераны, Ульяновск өлкәсенең ”Ана даны” мактау кенәгәсенә кертелгән ана, “Күмәк көч” район газетасында дистә ел эшләгән әдәби хезмәткәр.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11757

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.