Казанда җиңү яулады.

Күптән түгел генә Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Әлфия Борһановна Заитова туган телләр һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының Бөтенроссия конкурсында катнашып, районыбызны һәм өлкәбезне лаеклы тәкъдим итте. Номинацияләрнең берсендә җиңүче булды.
Әлеге конкурс ике этапта узды. Читтән торып 87 педагог катнашты. Алар туган тел яисә әдәбият дәресләренең видеофрагментларын, шулай ук туган телләрне саклау буенча дәрестән тыш эшчәнлекнең үз проектларын тәкъдим иттеләр.
28-29 мартта Казанда Бөтенроссия конкурсының йомгаклау туры узды. Биредә илнең төрле субъектларыннан 50 укытучы катнашты. Һәр конкурсант мастер-класс үткәрде, дәрестән тыш эшчәнлекнең үз проектын тәкъдим итте һәм «түгәрәк өстәл» кысаларында актуаль һөнәри мәсьәләләр буенча фикер алышуда катнашты. Әлфия Борһановна конкурс нәтиҗәләре буенча «Мәгарифтә традицияләр һәм яңалык» номинациясендә җиңүче булды. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тантаналы рәвештә аңа Диплом тапшырды.
— Һәр укытучы яңа идеяләр эзли. Менә мин дә балалар белән эшләвемдә кызыклы методик кулланма – лэпбукны сынап карарга булдым. Лэпбук — тәрәзәләр, кесәләр, мини-китаплар һәм башка файдалы материаллар белән тутырылган интерактив папка. Аның ярдәмендә дәресне эчтәлерәк һәм нәтиҗәлерәк үткәрергә мөмкин. Үз тәҗрибәңне шундый профессиональ конкурслар аша күрсәтү бик яхшы. Биредә без конкурсатлар буларак һөнәри осталыгыбызны гына күрсәттек. Үзара танышып, аралашып, бер-беребез белән файдалы эшләнмәләр һәм фикерләр белән уртаклаштык, — дип уртаклашты уй-фикерләре белән Әлфия Борһановна.
Без талантлы, бай тәҗрибәле, үз эшенең остасы булган укытучыны җиңүе белән котлыйбыз. Аңа катлаулы һәм җаваплы хезмәтендә зур уңышлар, яңа үрләр, күтәренке кәеф телибез.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11754

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.