Булачак солдатлар хөрмәтләнде

Бүген район мәдәният йортының биюләр залында булачак солдатлар хөрмәтләнде.

Район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев чыгышында егетләргә ил каршында изге бурычларын лаеклы, намуслы үтәргә теләде һәм бүләкләр тапшырды.

Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы, Радищево һәм Новоспасск районнары буенча хәрби комиссары С.В. Фролов чыгышында армия сафларын тулыландыручы егетләргә мөрәҗәгать итте. Хәрби хезмәт узуның мөһимлеген, армиягә чакырылучы егетләргә физик һәм махсус әзерлеккә күбрәк вакыт бирергә кирәклеген билгеләде.

Соңыннан чарага чакырылган кунаклар Мәңгелек ут янына венок куйдылар.

Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11770

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.