Бәйрәм алдыннан клуб утырышы

18 апрель көнне Иске Кулаткы районының “Кадрлар үзәге”ндә хатын-кызлар клубының чираттагы утырышы узды. Әлеге клубның утырышы Үзәк базасында ай саен үтә. Бу юлы да хатын-кызлар очрашуын “Кадрлар үзәге” коллективы һөнәри бәйрәмнәре — Россия Федерациясенең халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәте көне алдыннан оештырганнар иде. Җылы очрашуда гаилә, күп балалы гаиләләргә ярдәм чаралары, демография мәсьәләләре, хатын-кызларга эшкә урнашу, белем алу буенча төрле мөмкинлекләр турында сүз барды.

Бу турыда тулырак материалны “Күмәк көч” нең чираттагы саныннан укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11788

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.