Рубрика: Новости района

Якташыбызның батырлыгын онытмыйбыз

5 апрельдә Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбендә хәрби очучы, һава-космос көчләренең капитаны, әлеге мәктәпнең элеккеге укучысы, Украинадагы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз Тимур Равилович Кипчатовның истәлегенә багышланган кызлар командалары арасында баскетбол буенча район турниры үтте. Тантаналы өлештә Тимур Кипчатовның әнисе Роза Үмәровна һәм әтисе Равил Алимҗанович, …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11760

«Насыйп» мәчете нур чәчә

Без яраткан мөселман төсләре белән бизәлеп, яңа гына нәшер ителгән китапны алгач, күңелләрдә генә түгел, хәтта кулларда да аның җылысын сиземләгәндәй булдым. Чөнки аның авторы Яңа Мостяк авылы имам-хатыйбы, авылдашыбыз Равил хәзрәт Аксәнов китапка “Насыйп мәчете нур чәчә” дигән матур исемне юкка гына бирмәгән. Автор Яңа Мостяк авылының дин тормышын унтугызынчы гасырдан алып бүгенге көнгә …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11757

Казанда җиңү яулады.

Күптән түгел генә Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Әлфия Борһановна Заитова туган телләр һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының Бөтенроссия конкурсында катнашып, районыбызны һәм өлкәбезне лаеклы тәкъдим итте. Номинацияләрнең берсендә җиңүче булды. Әлеге конкурс ике этапта узды. Читтән торып 87 педагог катнашты. Алар туган тел …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11754

Газетаның яңа саны бастырылды

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Газетаның 16нчы саны бастырылды. Әлеге санда районда үткән чаралар, өмәләр, юбилярлар турында укый аласыз.  

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11751

«Туган ягым — мәхәббәтем минем» сәнгать үзешчәнлеге смотры үтте.

12 апрельдә Мосеевка авылы клубында «Туган ягым — мәхәббәтем минем» сәнгать үзешчәнлеге смотры үтте. Әлеге чарада Мосеевка авылының мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр искиткеч чыгышлар ясадылар. Хорның, вокаль төркеменең чыгышлары, фольклор күренешләр, скетчлар, җыр-биюләр, сәнгатьле итеп шигырь укулар тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде һәм алкышларга күмелде. Шулай ук Карамалы һәм Иске Атлаша авыллары мәдәният хезмәткәрләре һәм …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11723

ВНИМАНИЕ ГОСУДАРСТВЕННАЯ ЮРИДИЧЕСКАЯ ПОМОЩЬ.

Уважаемые жители Старокулаткинского района! В целях реализации решений, принятых Президентом России и Губернатором Ульяновской области по оказанию гражданам бесплатной юридической помощи, 24 апреля 2024 года состоится выезд мобильного офиса ГосЮрбюро Ульяновской области в Старокулаткинский район. Специалисты ГосЮрбюро на специально оборудованном автомобиле проведут приём граждан с 11.00 до 12.30 ч. по адресу: с. Старое Зеленое, улица …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11708

Гает бәйрәме белән

Бүген барлык мөселман дөньясы Гает бәйрәмен билгеләп үтә. Безнең Иске Кулаткы районында да әлеге изге чара оешкан төстә алып барылды. Уразаларын тотканнан соң, мөселманнар бердәм булып мәчетләрдә Гает намазлары укыдылар. Иске Кулаткы эшчеләр поселогының “Дин Арафат” мәчетенә дә әлеге изге чарага бихисап дин кардәшләребез җыелган иде. Биредә баш имам Ринат хәзрәт Кипчатов иртән-иртүк мөселманнарга вәгазьләр …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11690