Гает бәйрәме белән

Бүген барлык мөселман дөньясы Гает бәйрәмен билгеләп үтә. Безнең Иске Кулаткы районында да әлеге изге чара оешкан төстә алып барылды. Уразаларын тотканнан соң, мөселманнар бердәм булып мәчетләрдә Гает намазлары укыдылар.
Иске Кулаткы эшчеләр поселогының “Дин Арафат” мәчетенә дә әлеге изге чарага бихисап дин кардәшләребез җыелган иде. Биредә баш имам Ринат хәзрәт Кипчатов иртән-иртүк мөселманнарга вәгазьләр сөйләде һәм Гает намазын укытты.
Аларны Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы Ильдар Магдеев өлкәсенең Көнчыгыш мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Яфаров чын күңелдән матур бәйрәм белән тәбрик иттеләр.
Киләчәктә һәммәбезгә дә алдагы Гает бәйрәмннәренә дә җитәргә насыйп итсен Иншалла!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11690

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.