«Туган ягым — мәхәббәтем минем» сәнгать үзешчәнлеге смотры үтте.

12 апрельдә Мосеевка авылы клубында «Туган ягым — мәхәббәтем минем» сәнгать үзешчәнлеге смотры үтте. Әлеге чарада Мосеевка авылының мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр искиткеч чыгышлар ясадылар. Хорның, вокаль төркеменең чыгышлары, фольклор күренешләр, скетчлар, җыр-биюләр, сәнгатьле итеп шигырь укулар тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде һәм алкышларга күмелде.
Шулай ук Карамалы һәм Иске Атлаша авыллары мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре дә музыкаль чыгышлары белән куандырды.
Өч сәгатькә якын барган эчтәлекле концерт бер мизгелдәй үтте. Тамашачылар әлеге концертны оештыручыларга һәм катнашучыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11723

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.