Авыл хуҗалыгында ел әйләнәсендә эш бетми. Әле күптән түгел генә чәчү дә төгәлләнде кебек, тик кырлар эш турында оныттырмыйча кабат үзләренә дәшә башладылар. Чөнки яңгырлар арты чүп үләннәр күтәрелде. “Вязовый Гай” производство кооперативының механизаторлары да аларга каршы көрәш алып баралар. Шушы көннәрдә кыр эшчәннәре 500 гектар чәчкән көнбагышның рәт араларын культивацияләүгә керештеләр. Бу эшне башлап …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1658
Июн 21 2017
Казанда ифтарда булдылар
15 июньдә Казан шәһәренең теннис академиясендә ифтар мәҗлесе уздырылды. Бу чарада 10 меңгә якын мөселман гыйбадәтләрен кылдылар. Чакырылу буенча анда Иске Кулаткы районыннан 10 имам катнашты. Безнең делегацияне районыбызның имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Юмангулов җитәкләде. Билгеле бу чарага бару чыгымнарын район Башлыгы Э. Ә. Ганеев үз өстенә алды һәм әлеге изге гамәлен башкарган өчен ифтар мәҗлесендә …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1654
Июн 21 2017
Казаннан җиңү белән кайттылар
Казан шәһәрендә туган теле рус булмаган мәктәп укучылары өчен рус теленнән Халыкара олимпиада узды. Олимпиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Казан федераль университеты белән берлектә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм берләшкән дәүләтләр бердәмлеге илләрендә мәктәпләрендә рус телен укытуны камилләштерү, сәләтле укучыларны һәм иҗади эшләүче укытучыларны барлау һәм кызыксындыру максатыннан үткәрелә. Анда Россия Федерациясендә …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1650
Июн 21 2017
Сочидан – җиңү белән!
Безнең районда сәләтле балалар бик күп. Сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, әлеге балалар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Талантлы яшьләр — җәмгыятьнең төп байлыгы, районыбызның якты киләчәге. Балалар сәнгать мәктәбенең быел инде икенче бүлеген уңышлы гына тәмамлаучы, Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбе укучысы Эльвира Деникаева тырыш, өлгер, “5” ле билгеләренә генә …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1646
Июн 21 2017
Ярдәмчел кеше буларак
16 июнь көнне район Башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең урындагы политсовет Секретаре Э.Ә. Ганеев гражданнарны кабул итте. Үзләренең аһ – зарлары, сораулары белән аңа 33 кеше мөрәҗәгать итте. Нигездә тормыш итү, эшкә урнашу, социаль мәсьәләләр, авырулар һәм мохтаҗ кешеләр анардан ярдәм сорады. Эдуард Әнвәрович кеше кайгысына, нужасына һәрчак игътибарлы, ярдәмчел кеше буларак, беркемне дә кире бормады. …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1640
Июн 14 2017
Современный Мәнсура
Авылның очында, ике катлы коттеджда яшәүче, “Озын Мәнсура” бозау кадәрле эте белән чик сакчысы кебек капка төбенә чыкты да, сарыкларын ияртеп баручы Инсян картка: — Ал сарыкларыңны! Өй каршымнан узмасыннар, капка алдымны пычраталар! Югыйсә этемнән талатырмын үзләрен, – дип җикеренде. — Мәнсура, сеңелем, без бит авылда яшибез, элек – электән һәр өй каршыннан көтү-көтү булып …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1636
Июн 14 2017
Балаларны берләштерде Сабантуй
Балалар бакчасында балаларны туган телгә өйрәтү, милли йолаларыбызга нигезләнеп тәрбияләү, милли рух сеңдерү, төрле чаралар әзерләү – төп максатлар итеп куелган. Бакча коллективы һәр бәйрәмне бик җентекләп әзерли. Әлеге чараларны балалар да, әти — әниләр дә мавыгып көтә.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1632
Свежие комментарии