Чын җитәкче булганда

Авыл хуҗалыгында ел әйләнәсендә эш бетми. Әле күптән түгел генә чәчү дә төгәлләнде кебек, тик кырлар эш турында оныттырмыйча кабат үзләренә дәшә башладылар. Чөнки яңгырлар арты чүп үләннәр күтәрелде.

“Вязовый Гай” производство кооперативының механизаторлары да аларга каршы көрәш алып баралар. Шушы көннәрдә кыр эшчәннәре 500 гектар чәчкән көнбагышның рәт араларын культивацияләүгә керештеләр. Бу эшне башлап җибәрер алдыннан без “Күмәк көч” район газетасының журналистлары хуҗалык җитәкчесе Фәрит Абдулкәбирович Курмакаев белән кырда очраштык. Ул механизаторлар белән бергә культиватор пычакларын җайга салып тора иде.

— Ходай кушса, ел имин булып быел мул уңыш алырга ниятлибез, – дип башлады сүзен тәҗрибәле җитәкче.
– Агымдагы елда 490 гектарда — арпа, 250 гектарда — солы, 602 гектарда — берьеллык үләннәр һәм 500 гектарда көнбагыш чәчтек. Моңардан тыш 220 гектарда — күпьеллык үләннәребез, 600 гектарда уҗым культураларыбыз бар. Аларның торышы да бик уңай хәлдә.

Икмәк үстерү борынгы әби-бабаларыбыздан килгән бит. Авылда яшәп авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнмәсәк, безнең өчен кем хезмәт итәр? Хуҗалыгыбызның мөмкинлекләреннән чыгып быел 1352 гектарда Зирекле авылының ташланган җирләрен дә эшкәртергә булдык һәм хәзер безнең карамакта 4152 гектарда чәчелә торган мәйдан бар.

Югарыда әйтеп үткән күләмдә чәчелә торган мәйдан биләгән хуҗалык ул торгынлык елларында да зур хуҗалыклардан саналды һәм бүген “Вязовый Гай” производство кооперативында эшләр бүген дә гөрләп бара. Ник дисәгез? Чөнки хуҗалык җитәкчесе аны төрле тар-мар итүләрдән саклап кала алган. Саклап калу гына түгел ул экономикасын ныгыткан һәм һәр ел аның техник паркын яңартып килгән.

Бүген “Вязовый Гай” производство кооперативында 30 кеше эшли һәм 2017 елның биш аена аларның уртача хезмәт хакы 17 мең сум тәшкил иткән. Соңгы елларда хуҗалыкның техник паркына уңыш җыяр өчен 2 “Вектор”, 1 “Симбирицид”, терлек азыклары хәзерләү өчен 1 “Полесье” комбайннары, “Беларус 89.2” һәм “Беларус 89.1” маркалы 4 трактор, шулай ук төрле маркалы чәчкечләр, башка агрегатлар кайтарылган.

Техникалар яңа булганга күрә, кыр эшләрен алып барганда ватылулар да сирәк була. Көнбагыш культурасына рәт араларын эшкәртүдә куәтле “Беларус” ларда мезанизаторлар: Наил Вәлиәхмәтов, Рафаэль Аделов, Руслан Никашкин тырышып хезмәт итәләр.

Зирекле авылы җирләрен яңадан куллану, яисә алардан киләчәктә уңыш алуга нигез салу өчен көрәш бара. Биредә механизаторлар Рафаэль Туктаров, Ринат Абәйдуллин, Илдар Муракаев куәтле “К-744”, “К-701”, “АТМ5280” тракторларында кырларны сөрү белән мәшгульләр.

Техник ремонт звеносы да тик тормый. Эш вакытында агрегатлар ватыла калса, хуҗалыкның тимер белән эретеп ябыштыручысы Александр Кузьмин һәм башка мастер-көйләүчеләр минуты белән кырга килеп җитәләр.
Аш пешерүче Лилия Муракаева һәм аның ярдәмчесе Адилә Алимҗанова кыр эшчәннәрен 2-3 мәртәбә кайнар ризыклар белән сыйлыйлар һәм механизаторлар аларга һәрчак олы рәхмәтле булып калалар.

Хуҗалыкта 23 яшьлек механизатор Ринат Абәйдуллин — иң яшь һәм 70 яшьлек электрик иң олы кадрлардан саналалар.
Кырчылык бригадасы бригадиры Нәбиулла Салихов быел ноябрь аенда 60 яшен тутыра. Аның белмәгән эше юктыр. Кирәк икән ул машина белән кырга барып, техникаларны да заправкалый, кирәк икән үз кулы белән аларны җайлау эшләрендә дә катнаша һәм шулай ук склад мөдире вазифаларын да башкара.

Сүз уңаенда терлекчелек тармагы турында да берәр сүз әйтсәк, бик урынлы булыр. Бу хуҗалыкта 400 баш мөгезле-эре терлек тәшкил итә. Шуларның 152 се сыерлар һәм 248 се яшь үрчем маллар. Терлекчелек тармагында әтиле-уллы Рәшит һәм Илгиз Салиховлар, Камил Хөсәенов тырышып хезмәт итәләр. Терлекчеләр малларның көрлеге турында уйлап, аларны мул итеп печәне үскән җәйге көтүлекләрдә көтәләр.

8 июльдә, якташыбыз, Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллиның Сирия җирендә һәлак булуына бер ел тула. Аны искә алу уңаеннан Вязовый Гай авылында Геройга бюст кую һм төзекләндерү эшләре алып барыла. Бу эшләрне башкаруда “Вязовый Гай” производство кооперативы да актив катнаша.

Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1658

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.