15 июньдә Казан шәһәренең теннис академиясендә ифтар мәҗлесе уздырылды. Бу чарада 10 меңгә якын мөселман гыйбадәтләрен кылдылар. Чакырылу буенча анда Иске Кулаткы районыннан 10 имам катнашты. Безнең делегацияне районыбызның имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Юмангулов җитәкләде.
Билгеле бу чарага бару чыгымнарын район Башлыгы Э. Ә. Ганеев үз өстенә алды һәм әлеге изге гамәлен башкарган өчен ифтар мәҗлесендә катнашучы имамнар аңа олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Р. Арифуллин.
Июн 21 2017
Казанда ифтарда булдылар
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1654
Свежие комментарии