1 июньдә илебездә Бөтендөнья балаларны яклау көне билгеләнде. Бу матур бәйрәмне искекулаткылылылар да күтәренке рухта каршы алдылар. Әлеге чара балаларның да, әти — әниләрнең дә, әби — бабаларның да күңелләренә зур шатлыклар өстәде. Иске Кулаткы район мәдәният йортының матур итеп бизәлгән сәхнәсендә нәниләр матур чыгышлар ясап, залда утыручыларның игътибарын җәлеп иттеләр, рәхәт ял бирделәр. Шыгрым …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1579
Май 31 2017
Права предпринимателей защищаются
Защита прав предпринимателей является одним из приоритетных направлений работы прокуратуры Старокулаткинского района Ульяновской области. В 2017 году было выявлено 21 нарушение законодательства в сфере защиты прав субъектов предпринимательской деятельности, вынесено 7 представлений.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1575
Май 31 2017
Карашыбызны Изге Болгарга юнәлтәбез
Идел буе Болгар дәүләте, Бөек Болгар… Үткәннәрне искә төшергәндә, халкыбыз тарихы сәхифәләрен актарганда, рухи һәм дини үзәкләребезгә карап сөенгәндә, һәркайсыбыз иң элек Болгарны күз алдына китерә. Чынлап та, Болгар – дәүләтчелек традицияләрен төрки каһанлыклар, Бөек Болгар дәүләте заманнарыннан ук дәвам итүче иң күренекле җиребез, Урта Иделдәге иң беренче дәүләт.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1571
Май 31 2017
Башкалар да җавапсыз калмасын
Шушы көннәрдә “Күмәк көч” район газетасының җурналистлары район экологы Х. Җ. Аминов белән Иске Кулаткы эшчеләр поселогы урамнарының чисталыгын тикшерү буенча рейд ясадылар. Читтән карап торганда район үзәгендә урнашкан урамнар сокланырлык матур итеп чистартылган. Ләкин тыкрыкларга, арт урамнарга керсәң, алай ук түгел икән. Мәсәлән, Иске Кулаткы район балаларга өстәмә белем бирү үзәге бинасыннан ерак түгел …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1567
Май 31 2017
Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау
Ниһаять, тагы бер уку елы уңышлы гына үтеп китте. 24-25 май көннәрендә илебезнең барлык мәктәпләрендә меңләгән чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау, кабатланмас хатирәләр, дулкынландыргыч мизгелләр булып һәркемнең күңел түрендә саклана ул. Быел мәктәп белән саубуллашып, район буенча IX cыйныфны — 85, XI cыйныфны – 43 укучы тәмамлады. ибуллин исемен …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1552
Май 24 2017
Милләтләр дуслыгы – мәңгелек
Халыкларның үзара мөнәсәбәте һәм милләтара килешеп яши белүе – иң нык горурланган һәм кадерләп сакланган әйбер. Күпмилләтле районыбыз моның белән горурланырга лаеклы. Безнең район балалар бакчаларында, мәктәпкәчә төркемнәрендә төрле милләт балалары тәрбияләнә. Алар үзара дус-тату яшиләр. Төрле милләт балаларының үзара дус-тату яшәве толерантлык үрнәге булып тора. Тәрбиячеләр арасында дуслык җепләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1546
Май 24 2017
РАМАЗАН АЕ УҢАЕННАН ИСКЕ КУЛАТКЫ РАЙОНЫ МӨХТӘСИБЕ РАМАЗАН ХӘЗРӘТНЕҢ МӨРӘҖӘГАТЕ
Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде! Мөхтәрәм райондашлар, дин кардәшләребез! Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте белән, 26 майда беренче таравих намазы укыла, ә инде 27 майда Изге Рамазан ае башлануы көтелә. Әлеге айны без һәрвакытта да шатланып, күтәренке рух белән каршы алабыз һәм Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кылабыз. Изге Коръәндә әйтелгән: “Бу зикер ителгән көннәр Рамазан аедыр, …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1538
Свежие комментарии