Яңа елга ерак түгел

2 ноябрьдә Иске Кулаткы район администрациясендә яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек буенча штаб утырышы узды. Анда яңа ел бәйрәмнәрен тиешле дәрәҗәдә үткәрү, район һәм авыллар үзәкләрен, урамнарны, парк-скверларны бәйрәмчә бизәү һ.б. оештыру мәсьәләләре каралды. — Яңа елдан һәркем яңалык, яхшылык көтә. Без халкыбызга өр-яңа бәйрәм программалары, яңача бизәлү, игътибарны җәлеп итәрлек һәм яңа шатлыклар тудырырлык фотозоналар тәкъдим итәргә тиеш, — дип белдерде администрация Башлыгы И.Ш.Магдеев.
Авыллар поселениеләре администрацияләре Башлыклары утырышта видеорежимда катнаштылар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9956

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.