Килде заман, гүя безнең дөнья
Упкыннарга төшеп уелды.
Йортны хәзер саклый камералар
Мескен этләр йорттан куылды.
Югала бара көндә авыл күрке
Инде йортта алар өрмиләр.
Үч алгандай,рәнҗеп урамннарда
Көтү-көтү булып йөриләр.
Рәнҗеш каты җансыз камерага
Тамаклары ачтан өшиләр.
Үч иткәндәй куып чыгарганга
Хуҗаларын этләр тешлиләр.
-Эт кешенең дусты,- дигән идек
Аңлап булмый һичтә боларны.
Кешеләрне хәзер бер зат борчый-
Этләр басты, этләр урамны.
Рөстәм Арифуллин.
Свежие комментарии