2 ноябрьдә балалар үзәк китапханәсендә китапханәче А.Р. Рәхмәтуллина Иске Кулаткы 1 нче номерлы урта мәктәбенең III “А” сыйныф укучылары (класс җитәкчеләре Л.Р. Татлыева) өчен «Без бергә-зур көч, без бергә — Россия» дигән дәрес үткәрде.
Дәрес барышында балалар Россиянең тарихын белделәр, уен формасында илебезнең төп символлары: флаг, герб һәм гимн белән таныштылар, үзләре өчен күп яңа мәгълүмат алдылар. Балалар безнең ил турында, Россиянең никадәр бөек, матур һәм бай булуы турында белделәр, кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Ноя 02 2023
«Без бергә — зур көч, без бергә — Россия»
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9950
Свежие комментарии