Уңышлары югары бәяләнде

Ульяновск шәһәренең нәкъ үзәгендә — өлкәнең  Мәгариф департаменты каршындагы мәйданчыкта Укытучылар даны аллеясы урнашкан.
Анда ел саен хезмәтләрендә зур уңышларга ирешкән педагогларның, мактауга лаек булган фидакарь мөгаллимнәрнең исемнәре урын ала. Быел әлеге аллеяда безнең райондашыбыз — Россия Герое исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Рушановна Алтынбаеваның исеме дә урын алды. Тәҗрибәле укытучы яшь буынны тәрбияләүдә фидакарь, хезмәте белән халык рәхмәтен, ихтирамын казанып, бүгенге зур дәрәҗәләргә ирешкән олуг йөрәкле шәхес буларак күпләребезгә таныш. Зөлфия Рушановна 2003 елда Ульяновск педагогика университетын тәмамлап, хезмәт юлын Яңа Зимница авылы мәктәбендә башлап җибәрә. 2004 елдан алып ул Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбендә балаларга белем бирә.
Гади рус теле һәм әдәбияты укытучысының хезмәте юкка гына шулай югары бәяләнмәде. Бу еллар эчендә аның бик күп укучылары илебез һәм өлкә күләмендә үткәрелгән фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда җиңүләр яуладылар. Дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырып Мәскәү, Казан, Ульяновск һәм илнең башка шәһәрләрендәге иң яхшы югары уку йортларында белем алып, тормышта лаеклы урын таптылар. Бүген дә үз фәненең серен түкми-чәчми бала күңеленә салучы остазның укучылары зур уңышларга ирешәләр.
Зәлфия Рушан кызы гаиләсендә дә үрнәккә куярлык тормыш иптәше һәм яраткан әниләре. Ул тормыш мәшәкатьләреннән беркайчан да авырсынмый. Шулай да хатын-кызга хас булган мөлаемлыкны, сабырлыкны саклап калган олы йөрәкле гүзәл зат ул. Тормыш иптәше Рамил белән, пар канатлар булып, балаларына дөрес тәрбия биреп үстерәләр. Кызлары Диляра быел мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, Казан шәһәренең Федераль университетына укырга керде, ә уллары Солтан IV сыйныфта укый.
Ә без, үз чиратыбызда, Зөлфия Рушановнаны чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә укучыларын шатландырып, аларны аңлап, ихласлыкларын сүндермичә, белемгә кызыксыну уятып, озак еллар дәвамында хезмәт итүен телибез.
Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9779

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.