Күпер төзү — изге эш

Шушы көннәрдә Чапаева урамын Буденый, Культурная, Советская урамнары белән тоташтыручы иске күпер ремонтланды. Җәяүлеләр өчен күчә торган күпернең торышы биредә яшәүчеләрне озак вакыт борчыды. Ул агачтан ясалганга, яраксыз хәлгә килеп, ремонт таләп итә иде.

«Дин Арафат» мәчетенә йөрүче мөселманнар, әлеге мәхәлләгә караучы халык бергә җыелып, үз көчләре белән иске күперне яңартырга кирәк дигән фикергә килделәр. Әлеге изге эштән Чапаева, Буденая, Советская, Культурная, Тукай урамнарында яшәүче халык читтә калмады, кирәк материалларны сатып алуда матди ярдәм күрсәтте. Бу урамнарда яшәүчеләр яңа күперне төзүдә катнашып, үз техникаларын, кирәкле җиһазларны кулланып, вакыт белән санашмадылар һәм бердәм булып, ремонт эшләрен башкардылар.

Ә инде төзекләндерү эшләрен «Дин Арафат» мәчете имамы Ринат хәзрәт Кипчатов оештырып, төзекләндерү эшләрен контрольда тотты. Берничә көн эчендә халык тырышлыгы белән иске агач күпере урынына яхшы итеп тимердән эшләнелгән, сыйфатлы күпер барлыкка килде. Халыкның бердәмлеге, осталыгы белән җәяүлеләр өчен шәп күпер төзелде.

Күпер төзү изге эш санала, эшләүчеләрнең әлеге кылган гамәлләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын, кул-аяклары сызламасын. Әлеге күпердән йөрүче халык та шуның кадәр хезмәтне күргәч, чын күңелдән сөенделәр һәм изге эштә катнашучыларга рәхмәтләр әйттеләр.

Эшләнгән эш югалмый. Хәзер күпер аша курыкмыйча чыгарга була, аны төзекләндерүгә өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9776

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.