Авылны чынлап яратсаң

Ришат Касыймович Хәбибуллинны үзенең туган авылы Мосеевкада гына түгел, Иске Кулаткы районында да бик күпләр яхшы белә. Чөнки ул үзенең барлык гомерен авыл хуҗалыгына багышлап, җитәкче буларак зур уңышларга иреште.

17 октябрьдә безнең язма героебыз үзенең 65 яшьлек матур юбилеен билгеләп үтте.

Алдагы материалда сүз юбиляр Ришат Касыймович Хәбибуллин турында барачак.

— «Авылда яшисең икән, аның хезмәтендә ярат» дигән әйтемне мин балачактан үз иттем һәм эшнең кадерен белгәнгә, бүген дә аның җимешләрен татып яшим. Әтием Касыйм Шабанович һәм әнием Маһидә Мостафовна бу сыйфатны миңа малай чактан ук уяттылар. Мин аларга бүген дә рәхмәтле булып каламын, — дип сүзен башлады язма героем.

Гаиләдә дүрт бала арасында иң өлкәннәре булганга, ул аларның кул арасына кереп, йортта мал-туар, бакчада бәрәңге, яшелчә үстерүдә зур булышлык күрсәтә.

Шундый файдалы эшләр башкарып, мәктәптә белем алып, сизелми дә вакыт үтә һәм яшь малай теләген тормышка ашыру нияте белән 1975 елда Жадовка авыл хуҗалыгы техникумының зоотехних факультетына укырга керә.

Махсус уку йортында һөнәр үзләштереп, кулына диплом алганнан соң, яшь белгеч чит җирләргә китмичә, үзенең туган авылына кайтып, «Киров» исемендәге колхозга эшкә урнаша.

Ул елларда авыл хуҗалыгында эшләр гөрләп торды. Киров исемендәге колхозның терлекчелек тармагында гына 112 кеше хезмәт итә иде. Ә малларның санына килгәндә, 1780 баш мөгезле эре терлек, шуларның 800 башы савыла торган сыерлар булды.

Менә шундый зур хуҗалыкта яшь зоотехник уку йортында алган һөнәрен практикада үзләштерә башлый. Ул алар белән нык элемтәдә торып, терлекче көннәрендә хезмәт итүчеләрнең эшләренә нәтиҗәләр ясый. Үзенең яраткан һөнәренә багышлап, сизелми дә 21 ел үтеп китә. Шушы вакыт эчендә бу хуҗалыкның ирешелгән уңышлары шактый күп була. Анда Ришат Касыймовичның казанышлары да җитәрлек иде.

Тик 1991 елда Советлар Союзы таркалгач, колхозлар да юкка чыга һәм авыл хуҗалыгы тормышын алып барырга башка юллар тәкъдим ителә.

Тулырак материалны газетаның 42нче санында укырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9782

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.