Зур уңышлар тырышлыктан килә

5 октябрь илебездә укытучылар көне билгеләнә. Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, шул ук вакытта кызыклы да. Гомерен балаларга, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә, кеше итүгә багышлаган, шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын биргән көчле рухлы кеше генә укытучы була ала.
Иске Атлаш авылында яшәүче Әлфия Расимовна һәм Рамил Таһирович Калюшевлар гомерләрен балаларга төпле белем бирүгә багышлаган шәхесләр. Әлеге матур гаиләне район халкы да бик яхшы белә.
Әлфия Расимовна менә инде 26 ел Иске Атлаш урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче сабыйларны белем дөньясы белән таныштырып, үз баласыдай якын күреп, бар тырышлыгын һәм көчен балаларга төпле белем бирүгә юнәлтә. Укучыларын кулларыннан тотып язарга, хәрефләр танырга, беренче белем серләрен үзләштетергә өйрәтә.
Әлфия Расимовна заман белән бергә атлап, дәресләрен аңлаешлы, үзенчәлекле, гади үткәрә. Сабыйларны җылы кочагына җыеп, аларны һәрьяклап үсеш алсын өчен, кайчан да вакытын да, тырышлыгын да кызганмый. Яраткан укучыларының уңышлары белән ихластан горурлана. Ата-аналар белән дә яхшы мөнәсәбәттә булып, рәхмәт сүзләрен генә ишетә.
Үзенә таләпчән булганга, педагогик эшчәнлектә һәрвакыт яңалыкка омтыла. Аның тарафыннан финанс грамоталылыгы буенча дәрестән тыш эшчәнлекнең эш программасы булдырылган һәм уңышлы гына кулланыла.
Үз эшчәнлегендә Әлфия Расимовна мәгълүмати технологияләрне, электрон укыту платформаларны актив куллана. Тикшеренү һәм проект ысулларын куллану, стандарт булмаган уку ситуацияләрен булдыру укучыларның инициативасын, иҗатын һәм мөстәкыйльлеген үстерергә ярдәм итә. Шуның нәтиҗәсендә Әлфия Расимовнаның укучылары мәктәп тормышында да актив катнаша, төрле конкурсларда да призлы урыннар яулый.
Мактауга лаек укытучы 2009 елда район күләмендәге «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе» конкурсында — өченче, ә инде 2015 елда «Ел укучысы» бәйгесендә беренче урыннарны яулады. Тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Губернатор исеменнән Рәхмәт хаты белән билгеләнде.
Рамил Таһировичның педагогик тормыш юлыннан атлавына утыз бер ел үткән инде. Ул — чын педагог эталоны, җаваплы, әйткән сүзендә торучы шәхес. Планлаштырган эшен тормышка ашырмыйча калмый. Мөһим профессиональ сыйфатларга ия булган укытучы.

Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9647

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.