МИЧ СҮТӘЛӘР

Борынгыны сызып ташлый авыл
Йөрәк әрни шуңа бүгенгә.
Әниләрнең ипиләрен салган
Таянычы, мичләр сүтелә.

Моңсу да бу, шатлыгы да шактый
Табигый газ керә өйләргә.
Әниләрнең тәмле таба ашын
Сагынып кына кала сөйләргә.

Авыл миче, тәнне генә түгел
Күңелләргә сипте җылысын.
Бер мизгел күк вакыт үткән саен
Югалтабыз шулай барысын.

Югалтабыз.Авыл төтеннәре
Юкка чыккан төсле һавага.
Күзне ачып, ябып куйганчы
Алга чаба, алга замана.

Яшь буынның бердә исе китми
Әби- бабайларның узганы.
Мич сүтәләр көлеп оныклары
Актарыла аның тузаны.

РӨСТӘМ АРИФУЛЛИН.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9650

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.