Соңгы культуралар җыела

Иске Кулаткы районының авыл хуҗалыгының кырчылык тармагында соңгы эшләр башланды. Механизаторлар уҗым культураларын чәчүне төгәлләү алдында торалар. Шуның белән бергә көнбагышны суктырып җыю да дәвам итә.
Ә менә Алексей Владимирович Бирюков җитәкләгән, җаваплылыгы чикләнгән «Агрофирма “Кулатка” җәмгыятендә бу эшләр белән бергә җитенне (лен) суктырып җыю бара.  Әлеге хуҗалык бу культураны Иске Яндука кырларында 1100 гектарда үстерде.
Агрофирма “Кулатка” җәмгыятендә бүген районыбыздан 40 ка якын кеше хезмәт итә. Алар куәтле техникалар белән бу хуҗалыкта мул уңыш үстерәләр һәм вакытында хезмәт хаклары алалар.
Җитенне суктырып җыюда 6 комбайн катнашты. Райондашларыбыз Марсель Нурәев, Раил Алтынбаев, Рөстәм Җаббаров, Ленар Биккинәев төрле маркалы техникалар белән уңышны ындыр табагына ташыдылар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9644

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.