Ватанны саклау – изге эш

Менә инде бик күптәннән күпләребез иртә-кич «Сугыш тизрәк бетсен иде» дип теләкләр телибез. Украина территориясендә махсус хәрби операция үткәрә башлау турында 2022 елның 24 февралендә Россия Президенты Владимир Путин игълан итте. Дәүләт Башлыгы сүзләренчә, мхсус хәрби операциянең максаты – «Киев режимы тарафыннан мыскыллауларга, геноцидка дучар ителгән кешеләрне яклау». Украинада барган хәрби операциядә безнең районыбыздан да бик күп якташларыбыз катнаша. Иске Кулаткыдан Санан Саидов та махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән юллана. Күптән түгел генә ул яралану сәбәпле, хәрби госпитальдә дәваланып кайтты. Контракт буенча хезмәт итүче райондашыбыз белән ни өчен аның махсус хәрби операция зонасына китүе һәм гомумән, хәрби хезмәт турында кыскача әңгәмә кордык.
— Санан Хамранович, үзегез турында бераз сөйләп үтегез әле.
— Мин 1981 елда Дагестанның Дербент шәһәрендә тудым, хәзер миңа 42 яшь. Кечкенәдән спорт белән мавыктым, күп спорт төрләрен үз иттем. Аеруча бокс буенча зур нәтиҗәләргә ирештем. Мәктәпне тәмамлагач профессиональ техник училищеда электр газ эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштердем. Аннары Майкоп шәһәрендәге мотоукчылар бригадасында хәрби бурычымны үтәдем.
— Ә менә безнең районыбызга сез кайчан һәм ни сәбәпле кайттыгыз?
— Минем тормыш иптәшем Алсу Хәсәновна – Урта Терешка авылыннан. Без аның белән Самара шәһәрендә таныштык һәм аның туган авылына кайтып яши башладык. Үткән елда Иске Кулаткы эшчеләр бистәсеннән өй сатып алдык. Балаларым Аделина, Саид һәм Алина үсеп киләләр. Олы кызыбыз мәктәптә белем ала, ә кечкенәләре балалар бакчасында тәрбияләнә. Украинага киткәнче мин үз йортымда кош-корт үрчетү белән шөгыльләндем.

Тулырак материалны газетаның 38нче санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9502

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.