Сайлаулар ачык һәм гадел булды

8,9,10 сентябрь көннәрендә илебезнең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Ульяновск өлкәсендә һәм безнең Иске Кулаткы районында да төрле дәрәҗәдәге сайлаулар узды. Халык Законнар чыгару Җыелышына һәм шәһәр һәм авыллар поселениеләренә депутатлар сайлады.
Сайлауларның үтүенә йомгак ясау максаты белән без Иске Кулаткы районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Шамил Камилович Бадаев белән очрашып, фикер алышырга булдык.
— Хәерле көн, Шамил Камилович. Сезне сайлау кампаниясенең тәмамлануы белән котлыйбыз. Сайлауларга уңай бәя бирелде — халкының активлыгы да күзәтелде, тискәре күренешләр дә булмады.
— Рәхмәт. Чыннан да сайлаулар оешкан төстә үтте һәм халыкның сайлау участокларына килүе 60 процент тәшкил итте. Законнар чыгару Җыелышына “Бердәм Россия” партиясе һәм бер мандатлы Новоспасск сайлау округыннан М. А. Шпак иң күп тавыш җыйды. Шулай ук шәһәр һәм авыллар поселениеләренә күпчелек “Бердәм Россия” партиясе тәкъдим иткән, КПРФтан һәм халык тәкъдим иткән депутатлар сайланды. Быел урындагы советларга сайланган депутатларның күпчелеге яшьләр һәм алар төрле һөнәр ияләре. Димәк, һәр тармакка игътибар булачак, сайлаучыларның ихтыяҗларын исәпкә алып эшләячәкләр дигән өмет зур.
— Бу чор сезнең коллектив һәм участок сайлау комиссияләре өчен бик авыр һәм җаваплы иде. Территориаль сайлау комиссиясе рәисе буларак, сайлауларга сез үзегез нинди бәя бирер идегез?
— Монда инде шуны да әйтергә кирәк – бу системада мин 20 елдан артык, конкретрак әйткәндә, участок сайлау комиссиясендә бик күптән эшлим. Шуңа чираттагы сайлаулар да яңалык булмады. Һәм инде үткән сайлауларга бәяне, бәлки, мин түгел, ә халык, сайлаучылар бирсә дөресрәк булыр. Ә инде рәис күзлегеннән чыгып, шуны әйтәсе килә, бу сайлаулар бик ачык, үтә күренмәле һәм гадел булды. Без участок сайлау комиссияләре белән бердәм булып, зур җаваплылык хисе тоеп эшләдек. Коллегаларыма ихластан рәхмәтемне җиткерәм.
— Участок сайлау комиссияләренә килгәндә, хәзер аларның составы тулысынча диярлек яңартылган.
— Әйе, бу сайлауларда 20 участок сайлау комиссиясе һәм аларда 120 комиссия члены катнашты. Комиссияләрне без дөрестән дә яңарттык, анда барлык диярлек партияләрдән дә вәкилләр бар. Хезмәт коллективларыннан һәм халык тәкъдим иткән, шулай ук депутатлар Советыннан берәр депутат участок сайлау комиссиясенә кертелде. Аларның 6 сында бу сайлауларда яңа рәисләр катнашты. Участок сайлау комиссияләре составына күпчелек яшь, энергияле, актив тормыш позициясе алып барган райондашларыбызны керттек.

Тулырак материалны газетаның 38нче санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9499

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.