Грипптан ничек сакланырга?

Һәр елны көзге-кышкы чорда сәламәтлек саклау учреждениеләрендә гриппка каршы прививка ясарга тәкъдим итәләр. Быел да милли календарь кысаларында Иске Кулаткы район больницасына 1680 данә «Совигрипп» һәм 120 данә «Ультрикс» вакциналары кайтартылды. Шулай ук коронавирус инфекциясенә каршы 14 доза вакцина бар. Бүгенге көндә прививкаларны ясату башланды инде. Балаларга, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм хроник авырулар булган кешеләргә аеруча игътибар бирелә.
Статистика буенча гриппка каршы ясала торган прививкаларның кешеләргә файдасы бик зур. Соңгы елларда бары тик вакцинация ясату нәтиҗәсендә генә дә грипп белән авыраучылар саны кимегән. Сентябрь-октябрь айлары прививка ясау өчен иң кулай вакыт дип санала. Чөнки аның авырудан саклау тәэсире 8-12 көннән, ә иммунитеты төшкән кешеләрдә һәм өлкәннәрдә 1-1,5 айдан башланачак.
Дөрес дозада һәм вакытында кулланыла торган гриппка каршы вакциналар грипптан 80 процентка кадәр балаларны һәм олыларны саклый. Әгәр дә прививкаланган кеше грипп белән авырса, ул авыруның начар йогынтысыннан саклана.
Грипп очракларының иң күбесе балаларда була. Авырган балалар грипп вирусын олыларга караганда озаграк тараталар. Авыруның озынлыгы да балаларда олыларга караганда озаграк. Балалар коллективларына (балалар бакчаларына, мәктәпләргә) йөрүче балаларда грипп белән авыруның иң зур куркынычы бар. Авыру балалар грипп вирусын гаиләгә «алып кайта», башка гаилә әгъзаларын зарарлый. Кечкенә балаларны яклау максатыннан (аеруча 6 айга кадәрге балаларны, аларны саклау вакцинация ярдәмендә тәэмин ителә алмый), бала белән тыгыз элемтәдә торучы барлык кешеләргә гриппка каршы прививка ясау урынлы. Шулай ук 60 яшьтән өлкән кешеләргә, хроник авырулардан иза чигүче һәм кискен респиратор вирус инфекцияләре белән еш авыручы кешеләргә киңәш ителә.
Грипп белән авырганда нишләргә?
Авыруның беренче билгеләре күренүгә табибка мөрәҗәгать итәргә һәм аның билгеләгәннәрен үтәргә: даруларны үз вакытында эчәргә, бинаны җилләтергә. Сыеклыкны күп эчәргә киңәш ителә. Вируска каршы препаратлар никадәр иртәрәк кабул ителә башлый, авыруның авыр формалары һәм катлауланулары булу куркынычы шулкадәр азрак. Әйләнә-тирәдәгеләргә авыру йоктырмас өчен, авырган чакта укуга һәм эшкә барырга ярамый!
Вируска каршы препаратлар табиб билгеләве буенча гына кабул ителергә тиеш. Үзеңне-үзең дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый.
Регина Асанова,
район больницасының баш врач урынбасары.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9495

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.