Юлларны төзекләндерү дәвам итә

Ульяновск өлкәсендә төбәк автомобиль юлларының 31 участогында ремонт эшләре тәмамланды. Юл-төзелеш сезонының дәвам итүе турында Губернатор Алексей Русскихка төбәкне комплекслы үстерү буенча штаб барышында хәбәр ителде.
Быел өлкә әһәмиятендәге автомобиль юлларында «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында гомуми озынлыгы 187 км. булган 57 объектны ремонтлау каралган иде. Хәзерге вакытта 26 объектта эшләр тәмамланды, бишесендә эшләр әлегә алып барыла. Шулай ук казна кредитлары хисабына эшләр 16 объектта дәвам итә, өчесендә инде тәмамланды. Планлаштырылган эш күләменең бүгенгә 56 проценты үтәлде.
Безнең районда да юллар даими рәвештә ремонтлана. Күптән түгел генә Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең Совхозная урамы төзекләндерелде, 1500 кв.метр озынлыктагы юл щебень белән капланылды, шуннан соң 2260 кв. метр озынлыкта урамга асфальт түшәлде. Бу эшләрне башкаруда җаваплылыгы чикләнгән “ТАН” җәмгыяте хезмәткәрләре Гаяз Арзуханов, Радик Абитов, Тәүфыйк Бимеев, Александр Ивлев, Александр Мансуров һәм башкалар зур тырышлык куйдылар. Хәзер бу урамда җәяү дә, машинада йөрү дә бик уңайлы булды. Биредә яшәүчеләр яңа юл барлыкка килүенә бик шат һәм юлчыларга зур рәхмәтле.
Шулай ук хәзерге вакытта күп катлы өйләр микрорайонының Муса Җәлил урамында да тулы күәткә эшләр алып барыла. Бүгенгә хезмәткәрләр тарафыннан юл салу өчен нигез әзерләнә, бирегә 991 квадрат метр күләмендә ком белән таш салыначак. Шуннан соң 2 мең квадрат метр озынлыкта асфальт җәеләчәк. Киләсе атнада әлеге урамда төзекләндерү эшләре төгәлләнергә планлаштырыла.
Фәрит Аюпов,
“ТАН” җәмгыяте бригадиры.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9491

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.