Тугрылык өчен медаль

Иске Кулаткы районында үрнәк алырлык тату һәм бердәм булып тигезлектә яшәүче гаиләләр бик күп. Аларга карап күңел сөенә. Яшьләр үрнәк ала, өлкәннәр соклана. Татар халкында, гомумән, элек-электән килгән гореф-гадәтләрне саклап, гаилә кыйммәтләрен аңлап, килеп чыккан гаилә низагларын сабыр гына үткәреп җибәргәнгәдер гаиләләр озын гомерле була. Һәм бу, әлбәттә, бик сөенечле һәм мактаулы күренеш.
Хәзерге вакытта җәмгыятьтә гаилә төшенчәсенә аеруча зур игътибар бирелә. Гаилә кыйммәтләрен саклауга да, күпбалалылыкны арттыруга да, татулык, тугрылыкны саклап яшәүне пропагандалауга да. Дәүләт тарафыннан әлләникадәр социаль ярдәм чаралары, төрле матди ярдәм каралган, акцияләр, бәйрәмнәр, гаилә институтын ныгытуга юнәлдерелгән төрледән-төрле чаралар үткәрелә.
Шундыйларның берсе 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугырылык көнендә уза.
Менә тугызынчы ел рәттән Ульяновск өлкәсендә бу көндә регионның үрнәк гаиләләрен хөрмәтлиләр. Шулай ук шәһәрнең төрле почмакларында, районнарда һәм барлык авылларда бәйрәм концертлары, мастер-класслар, бәйгеләр, спорт ярышлары, балалар өчен мәйданчыклар һ.б. уза.
Быел да Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугырылык көне кысаларында Ульяновскида зур тантана – өлкәнең мактауга һәм ихтирамга лаек гаиләләрен хөрмәтләү чарасы узды.
Иске Кулаткы районын агымдагы елда сапфир туйларын билгеләүче ике үрнәк гаилә тәкъдим итте. Урта Терешка авылыннан Давыдовлар һәм Иске Кулаткы эшчеләр бистәсеннән Үмәровлар гаиләләре “Мәхәббәт һәм тугрылык” өчен медале белән бүләкләнделәр.

Тулырак материалны газетаның 28 санында укырсыз.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8937

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.