Табигый газ халыкны шатландыра

“Терешка” авыл поселениесенең авылларындагы өйләргә табигый газ кертү дәвам итә. Бүген Урта Терешка авылында — 224, Югары Терешка авылында 162 кеше моның буенча гаризаларын бирделәр. Хәзерге вакытта бу авылларда тиңдәшле рәвештә 98 һәм 28 өйдә «зәңгәр ут»ның рәхәтен сизеп яшиләр.
Моңа кадәр әлеге тармакның төрле бригадалары авыллардагы һәр өй каршына төп магистральне салып чыктылар. Авыллардан читтәрәк урнашкан “Никкилдем”, “Мәккә” хуторларындагы, аерым тыкрыклардагы өйләрдә табигый газ яна хәзер.
Бүген Урта Терешка авылында Радищево районының, Югары Терешка авылында, Иске Кулаткы һәм Павловка районнарының газ участоклары хезмәткәрләре әлеге җаваплы эшне башкаралар.
Безнең поселениедән биш ир-егет Украинадагы махсус операциядә катнашалар. Ватан каршындагы изге бурычларын исәпкә алып,  без аларның өйләренә чиратсыз газ кертү хәстәрен күрдек.
Билгеле,  өйләргә газ кертү зур чыгымнар таләп итә. Шуны исәптә тотып, аз керемле гаиләләргә хөкүмәт тарафыннан ярдәм күрсәтү дә каралган. Моның буенча Иске Кулаткыдагы  халыкны социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Быел җәй һәм көз айларында авылда яшәүчеләрнең күпчелеге кышкы чорны табигый газ белән каршы алачаклар.
Рево Тәминов,
“Терешка” авыл поселениесе
администрациясенең Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8941

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.