Каникулларда — дини тәрбия

Җәйге каникуллар вакытында укучыларга дини тәрбия бирүдә, аларның ялын оештыруда районыбызның мәчетләре файдалы эшләр башкаралар.
Яңа Зеленай авылының мәчетендә дә июль аеның башында балаларга ислам динен, аның йолаларын үтәү буенча ике атналык лагерь ачылды. Без мөгаллимәләребез белән бергә һәр ел лагерьның эшен актив оештырабыз. Чөнки читтә яшәүче яңазеленайлыларның балалары да авылга ял итәргә кайткан була. Аларның вакытлары файдалы үтсен дип лагерьда төрле чаралар оештырыла.
Без алар белән төшкә кадәр гарәп графикасын, Коръән сүрәләрен, дисбе тарту буенча дәресләр үткәрәбез. Ә тәнәфес вакытында төрле уеннар, викториналар оештырабыз.
Лагерьның эшен Зөбәйдә Батырхановна Ханбикова алып бара. Ул мөгаллимәләр Рокыя Батырхановна Мостакаева, тәрбиячеләр Әлфия Камилевна Мостакаева һәм Наҗия Фәритовна Юсупова белән махсус планнар төзи һәм төрле чараларны оештыра.
Билгеле,  лагерның эшен спонсорларсыз күз алдына китереп булмый. Хуҗалык җитәкчеләре Ф. А. Курмакаев, Р. Р. Латыйпов, Ю. М. Ибраев гадәттәгечә безгә балаларның ялын оештыруда, мәчетебезне төзекләндерүдә зур ярдәм итәләр.Без аларга барлык мөселманнарыбыз исеменнән олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
Балаларга белем биргәндә,  аларны тәмле ризыклар һәм  кайнар чәй белән тукландыруны оештырабыз.  Лагерыбызга һәр көн 18-20 бала зур теләк белдереп йөриләр.
Рамазан Мостакаев,
Яңа Зеленай авылы
мәчетенең имамы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8934

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.