24 июньдә Ульяновск өлкәсендә Чыгарылыш кичәләре гөрләде. Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбендә ул гаҗәеп тантаналы һәм күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек дәрәҗәдә үтте. Бәйрәм тантанасын мәктәп директоры Гөлнара Бәширова ачып җибәрде һәм укучыларга искиткеч җылы тәбрикләүләрен җиткерде. Аннан соң тантананың төп өлеше — өлгергәнлек аттестатларын тапшыру мизгелдәре башланды. . Быел мәктәп белән 18 укучы хушлашты. Шулар арасында 3 егет укуны алтын медальгә тәмамлады.
Чыгарылыш кичәсендә шәрәфле кунаклар — Иске Кулаткы районы Башлыгы Лилия Богданова, администрация Башлыгы Илдар Магдеев һәм өлкә Хөкүмәтеннән табигый ресурслар һәм экология Министры урынбасары Наталья Аюкаева укучыларга һәм мәктәп коллективына тәбрикләүләрен җиткерделәр. Бәйрәм матур җыр-биюләр, рәхмәт сүзләре белән үрелеп барды. Балаларга кайнар котлау сүзләрен беренче укытучылары, класс җитәкчеләре, ата-аналар юлладылар.
Чыгарылыш кичәсе бергәләп җыр башкару һәм истәлеккә фотоларга төшү белән тәмамланды.
Июн 26 2023
Cоңгы тапкыр мәктәп белән саубуллаштылар
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8800
Свежие комментарии