Чыгарылыш кичәсендә

Бүген Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең 11сыйныф укучыларының Чыгарылыш кичәсе үтте.
Район Башлыгы Л.Ф.Богданова, Ульяновск өлкәсенең Табигый ресурслар һәм экология Министры урынбасары Н.С.Аюкаева мәктәп белән соңгы тапкыр саубуллашучы кызлар һәм егетләрне мөһим вакыйгалары белән котладылар. Мәктәп директоры Г.Ш.Рафикова да чыгарылышларга матур теләкләрен юллап, өлгергәнлек аттестатлары тапшырды. Беренче укытучылары Г.Ә. Зөлкарнәева, класс җитәкчеләре Г.Р.Котлиярова яраткан укучыларын шатлыклы вакыйгалары белән тәбрикләп,тормышта дөрес юл табарга теләделәр.Укучылар да үз чиратларыннан яраткан укытучыларына,кадерле әти-әниләренә рәхмәт сүзләре ирештерделәр, матур музыкаль чыгышлары белән бәйрәмне бизәделәр. Ата-апалар исеменнән Илья Арланов чыгыш ясады. Бәйрәм һәркемнең күңеоендә онытылмас тәэсирләр калдырды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8796

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.