23 июньдә Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткыдагы Кадрлар үзәге район мәдәният йорты бинасында «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» исемле вакансияләр ярминкәсен оештырды. Төрле оешма-учреждениеләрнең консультатив-мәгълүмат мәйданчыклары эшләде.
Тантаналы өлешне Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткыдагы Кадрлар үзәге филиалы җитәкчесе Ш.А. Сөнчәләев ачып җибәрде. Район администрациясе Башлыгының урынбасары И.Х. Ахмедов чыгышында ярминкәнең нәтиҗәле эшләвен теләп, районда яңа эш урыннары ачылуы турында сөйләде.
Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз.
Свежие комментарии