Яшьләр көнендә «Господа Danсе» төркеме район яшьләренә бүләк ясады.
25 июнь көнне Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең Үзәк мәйданында Яшьләр көне уңаеннан бәйрәм тантанасы гөрләде. Район җитәкчеләре — район Башлыгы Л.Ф.Богданова, район хакимияте Башлыгы И.Ш.Магдеев яшьләрне һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәм белән котладылар. Һәм район тормышында актив катнашучы яшьләребезгә Мактау кәгазьләре тапшырдылар. Иске Кулаткы район үзәгенең ике мәктәбенең дә чыгырылыш сыйныф укучылары райондашларыбыз алдында вальс биеделәр.
Тантанада олы кунак Ульяновск шәһәренең креатив индустрияләр мәктәбе җитәкчесе Мария Шпак катнашты. Ул яшьләребезгә һәм гомумән искекулаткылыларга бүләккә шәһәрдән «Господа Dance» төркемен алып килгән. Яшь музыкантлар райондашларыбызга дәртле музыкаль программа тәкъдим иттеләр.
Июн 26 2023
Районда Яшьләр көне үтте
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8804
Свежие комментарии