Яңа елга тәмле салат

Салат өчен кирәкле продуктлар:дүрт йомырка, бер кишер, бераз тавык ите, сыр, кукуруз, киви, майонез.Әлеге салат катлам-катлам итеп ясала.
Йомырка, тавык ите һәм кишерне пешерәбез. Йомырка, кишер, сырны вак угычтан уабыз, ә тавыкны шакмаклап турыйбыз.
Салат матур килеп чыксын өчен, тәлинкә уртасына стакан куябыз. Аннан соң стакан тирәли түбәндәге тәртип буенча продуктларны салабыз: йомырка, майонез, тавык ите, майонез, кишер һәм сыр, майонез. Өстенә кукуруз тезәбез һәм киви белән бизибез.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6571

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.