Яңа ел табынына тәмле үрдәк

Бу ризык сезнең бәйрәм табынын бизәячәк

1. Үрдәккә маринад (лимон суы + мандарин суы + бер кашык бал, тоз) сөртәбез һәм төнгелеккә калдырабыз.

2. Үрдәкнең эченә караҗимеш, алма телемнәре салып, тегеп куябыз.

3. Духовканы 190 градуска кадәр җылытабыз.
4. Үрдәкне махсус табага салып, 60 минутка духовкага озатабыз.
5. Духовканы сүндерәбез, әммә үрдәкне аннан алмыйбыз.
6. 25 минуттан соң үрдәкне табадан чыгарабыз, бот белән түшкә арасын пычак белән 6-8 сантимер тирәсе тирәнлектә кисәбез.
7. Үрдәккә тагын соус сылыйбыз.
8. Духовканы 160 градуска җылытабыз, үрдәкне тагын 25 минутка куеп алабыз.
9. Тәмле ризык әзер! Үрдәкнең төсе тагын бераз кызарсын өчен өстәмә рәвештә 5-10 минут тотып алырга мөмкин.
Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6568

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.