Яңа 2023 ел белән!

Кадерле дуслар!
Сезне Яңа ел бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Яңа елда чиксез бәхет-шатлыклар, уңышлар, нык саулык юлдаш булсын. Күңелсезлекләр, борчу-мәшәкатьләр барысы да иске елда калсын. Кеше күңеле эчкерсез – ул яңа ел кичендә могҗизалар, бүләкләр көтә. Барлык өметләрегез дә аклансын, ел буена күтәренке кәеф, сәламәтлек, гаилә иминлеге озата барсын сезне. Ил-көнебез тыныч, барыр юлларыбыз киң, туар таңнарыбыз имин булсын.
Яңа еллар мөбарәк булсын!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6575

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.