Иске Кулаткы эшчеләр поселогының Красноармейская урамында инеш аша уза торган суүткәргеч торбасының авария хәлендә булуы озак еллар халыкны борчыды.
Яңа 2023 ел алдыннан ниһаять бу проблема уңай якка чишелде. 30 декабрь көнне бу урамда яңа суүткәргеч торбасы яисә күпер эксплуатациягә тапшырылды. Биредә мөһим эшне Ульяновск шәһәренең җаваплылыгы чикләнгән “ДорМостсервис” җәмгыяте сыйфатлы итеп башкарды.
Яңа күперне ачу тантанасында Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев, район җитәкчеләре, әлеге җәмгыятьнең җитәкчесе, Мосеевка авылыннан якташыбыз Р. Ә. Рахметов һәм бу урамда яшәүче халык катнаштылар.
Моның турында төп материалны “Күмәк көч” район газетасының киләсе санында укый аласыз
Свежие комментарии